Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәхил бул...» – Әнвәр Нургалиевтан кайгылы хәбәр

news_top_970_100
«Бәхил бул...» – Әнвәр Нургалиевтан кайгылы хәбәр
"Татар-информ" архивы

Әнвәр Нургалиев кайгылы хәбәр җиткерә, аның туганы: әтисенең энекәше вафат булган.

«Рәмзис абый, бәхил бул! Әтиемнең энекәше (племянник), 2 ел аерма белән бер үк көнне мәрхүм булдылар.

Әйе, без аның белән сирәк аралаштык. Әмма бу берни турында да сөйләми. Туганлык – канда ул», – дип яза җырчы.

Әнвәр Нургалиевның әнисе 2020 елның язында, әтисе 2022 елның гыйнварында вафат булды. Ковидка бәйле чикләүләр булу сәбәпле, җырчы әнисен тиешенчә җирли алмауларына бик борчылган иде. Җырчының әтисе дә, тормыш иптәше киткәннән соң, ялгызлыкны авыр кичерде. Озак яши алмыйча, дөнья куйды. Инде җырчының якын туганнары да берәм-берәм китеп бара.

Әнвәр Нургалиевның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Әтинең энекәше племянник түгел инде. Абзый, дядя була. Племянник бертуганыңның баласы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100