Әнвәр Нургалиев чираттагы яңа җыры белән хатын-кыз фанатларын куандырган. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган җырчысы «Бик сагындым сине» җырының премьерасын социаль челтәрләрдәге битендә тәкъдим иткән.
«Башкача булырга да мөмкин түгел иде», «Искитмәле», «Бу – хит», – дигән күпсанлы комментарийлар калдырган алар.