Башкортстанның халык артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның яшьлек турындагы яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Яшьлегем язлары» җырының авторлары - Дилүс Шәйхразиев һәм Айгөл Вәлиуллина.
Халык яңа җырны көтеп алган. «Яшьлек елларын әле дә оныта алмыйм. Әнвәр, энекәш, матур җырыгыз өчен рәхмәт!», «Супер җыр, сүзләре дә матур, яшьлек еллары искә төшә», «Матур җырыгыз һәм күңелгә үтәрлек итеп башкаруыгыз өчен рәхмәт», дип комментарийлар калдырганнар.