news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев шатлыгы белән уртаклаша: «Энекәш махсус операциядән ялга кайтты!»

news_top
Әнвәр Нургалиев шатлыгы белән уртаклаша: «Энекәш махсус операциядән ялга кайтты!»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Хәерле көн, дусларым! Бездә шатлык! Энекэш (племянник) отпускага кайтты, 2 ел була тиздән «кызу якларда» булуына, горурланам. «Арыдыңмы туганым», – дип сорагач: «Әзрәк бар, ләкин без бирешмибез!» – диде. – Уңган, алтын куллы энебез», – дип язган җырчы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрендәге аккаунтында.

«Энекәш Яңа елны каршыларга кайтты. Ул – безнең булачак генералыбыз! Хәзерге вакытта ул гвардия прапорщигы әле. Генерал булам, диде, Алла бирсә. Исән-сау йөреп кайтырга, Алла бирсә», – дип сөйли видеода Әнвәр Нургалиев.

«Исән-сау булсын! Илебезгә тынычлык килсен, бар ир-егетләр семьяларына әйләнеп кайтсыннар», «Исән-сау булсын, илебезгә тынычлык килсен», «Исән-имин булсын балакай. Илдә тынычлык урнашсын, генерал да, адмирал да булыр, ИншәАллаһ», – дип язганнар тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар