Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның чәчәкле күлмәге Марат Яруллинга нинди зыян салган?

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның чәчәкле күлмәге Марат Яруллинга нинди зыян салган?
Фото: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Яшь җырчы Марат Яруллин Башкортстанның Бакалы районы Сакат авылында чыгыш ясаганда музыка сүнгән. Маратка микрофонсыз гына, үз тавышына җырларга туры килгән. Бактың исә, бу хәлнең сәбәпчесе – җырчы Әнвәр Нургалиев икән. Әлеге көтелмәгән вакыйга турында Марат Телеграм каналында болай дип язган:

«Сакат авылында кызык хәл булды. Мин җырлаган вакытта кинәт аппарат сүнеп китте. Бактың исә, Әнвәр абый Нургалиев сәхнә артында үзенең «мощный» үтүге белән чәчәкле күлмәген үтүкли башлаган. Абыйның үтүгенә аппарат чыдамады. Ул күлмәген үтүкләп бетергәнче, микрофонсыз җырлап алдык.

Абый, рәхмәт, күптән микрофонсыз җырлаганым юк иде», – дип көлгән Марат.

«Менә бит, алай да ярыймени!», «Бу бик кызык хәл түгел, кәнишне. Синең урында Әнвәр үзе булган булса, белмим...», «Понт» инде бу, бөтен җырчылар шулай эшли хәзер», «Аның каравы, үзең җырлаганың расладың», «Тавышы йомшак кына, энергетикасы көчле Маратның!», «Маладис син», «Аппаратсыз да булдырасың», – дип язганнар Маратның Телеграм-дуслары.

«Минем үтүк шундый ул, Марат туганым, весь яндыра», – дигән көлгән, смайликларны мулдан тезеп, Әнвәр Нургалиев үзе.

«Аңладым инде мин», – дип елмайган Марат та.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100