Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевны Фирдүс Тямаевны кабатлауда гаепләгәннәр

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевны Фирдүс Тямаевны кабатлауда гаепләгәннәр
Салават Камалетдинов

Әнвәр Нургалиев Балтач районы Алан авылы Сабан туенда будка өстенә менеп басып җырлаган видео социаль челтәрләрдә таралган иде.

Әлеге видеоны җырчы үзе дә шәхси аккаунтына куйды. «Татарстанның Балтач районы Алан авылында гөрләтеп Сабан туе уздырдык. Рәхмә-ә-ә-әт», – дип язган иде ул видео астына. Сабантуй маҗараларын язганда, бу күренешне без дә исәпкә алган идек. Халык күп булганга, сәхнә бөтен кешегә дә күренмәгәнгә күрә, түбә башына менгән җырчыны яклаучылар белән беррәттән, аңламаучылар, Тямаевны «копирует» дип гаепләүчеләр дә шактый күп булган икән.

«Икенче юлы баганага менеп җырлап кара. Анда тагын да шәп күренә», «Сәхнә аста бит, бутаган, ахры», «Халык арасында булыгыз. Һавага менеп җырлауның бер мәгънәсен күрмим. Үзегезнең түбән дәрәҗәдә икәнегезне күрсәтәсез», «Артыгы булган бу кылануның...», «Бер дә кызык түгел», «Адәм көлкеләре, кем нишли ала», «Бу мин – йолдыз, астагылар беркем түгел дигәнне аңлатадыр инде», «Халык арасында фонограммага җырлау беленә бит, түбә башында белмәсләр дип уйлагандыр. Бер дә яхшы күренеш түгел», – дип тәнкыйтьләгәннәр артистны.

«Маладис ул Әнвәр. Кеше күңелен күтәрергә тырыша. Тамашачыга күренсен өчен анда менгән ул», «Афәрин, Әнвәр! Кыекка гына түгел, күккә менеп җырлар кеше сез! Кеше күңелен күрә беләсез!», «Нишләп анда менеп җырлавы аңлашылып тора бит! Гаеп табып утыралар. Аның каравы, чыгышын барысы да күргән», «Әнвәр, шиферы ватылмасын гына дип курыктым, әрәм булып куйма. Кеше күңелен күрәм дип... Кешегә беркайчан да ярап булмый ул, әнә бит, ничек чеметеп язалар», – дип җырчының бу адымын яклаучылар да булган.

«Мин мондый кыекка менүләрне Фирдүс кенә эшли ала дип уйлаган идем», «Фирдүсне кабатлаган инде», «Тямаев кебек елгага кереп җырлыйсы гына кала», «Киләсе елга кемдер айга менә инде, Әнвәрне уздыру өчен», «Берсеннән күрәләр, икенчеләре кабатлый», – дигән фикерләр дә байтак.

Соңгы комментарийга җавап итеп, Әнвәр үзе: «Апай, сез моны ниндидер күңел ачу чарасы дип кабул иткәнсез икән, ихтыярыгыз. Минем анда менүемнең сәбәбе – уң яктагы тамашачының яртысы сәхнәне бөтенләй күрә алмый иде. Чыгышымны барысы да күрсен өчен генә мин анда мендем», – дип ачыклык керткән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100