news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киткәннәр

news_top
Әнвәр Нургалиевны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киткәннәр
"Татар-информ" архивы

Әнвәр Нургалиевка, концертлар сезонының иң кызуында, хастаханәгә керергә туры килгән. Җырчыны «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр.

«Дуслар, мин китеп барам әле бер җиргә. Тик борчылып тормагыз, барысы да яхшы. Мине хастаханәгә салалар, дөресен генә әйткәндә, әлегә үзем дә шокта. Мәгълүмат белән соңрак бүлешермен. Әле дустым шалтырата. «Нигә син шундый шат?» – ди. «Хастаханәгә дә елмаеп барырга кирәк», – минәйтәм», – дип язды ул, «ашыгыч ярдәм» машинасыннан сторислар куеп.

«Интертат» Әнвәр Нургалиевның хәлен белеште. «Барысы да әйбәт. Гел көтмәгәндә, ашыгыч рәвештә алып киттеләр. Йөрәк белән аз гына проблема булды. Хәзер тикшеренүләр үтәм. 1 атна тирәсе хастаханәдә булырга туры киләчәк. Концертларны декабрь башына күчерәбез», – диде ул безгә.

Кичә җырчы сторисларында йөрәген тикшерү өчен куелган холтер белән җырларга туры килүе турында да сөйләгән иде.

Җырчының тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар