news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның нигә күңеле тулган?

news_top
Әнвәр Нургалиевның нигә күңеле тулган?
"Татар-информ" архивы

Әнвәр Нургалиев якын кешеләренең иске фотоларыннан портрет ясаткан. Фотолар бик иске булу сәбәпле, белгечләр бу эшкә тотынмаган. Әмма җырчы барыбер андый кешене эзләп тапкан. 

«Мине елатмассыз микән? Сез могҗиза тудыргансыз. Әби-бабайларым, әбине хәтерлим, ә бабайны юк. Әбием шундый чибәр, матур. Бу портретларны балаларга, оныкларга калдырырга була. Күңелем тулды», – дип кабул итеп алды җырчы якыннарының истәлеген.

«Мин дә әти-әниемнең фотоларын «яңартыр» идем», – дип язган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев. Җырчының күпсанлы язылучылары да шундый теләк белдергән.

 

Фото: © Әнвәр Нургалиевның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар