Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевка самолетта «бәйләнгән» фанаткасы уңайсыз сорау биргән

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевка самолетта «бәйләнгән» фанаткасы уңайсыз сорау биргән
Фото: «Татар-информ» архивы

Башкортстанның халык артисты, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев шушы көннәрдә Мәскәүдә концертлар куеп кайткан. Башкортстанга очкан вакытта, аның янына җанатары, танылган блогер «Башкирская домохозяйка» –  Миләүшә Шәйхелисламова килеп, әңгәмә корып алганнар.

Аларның сөйләшүеннән аңлашылганча, танылган артист Әнвәр Нургалиев та «Башкирская домохозяйка» белән таныш булып чыкты. Искәртеп үтәбез, заманында әлеге тулы гына гәүдәле блогер, кыска шортиклар киеп «безкомплексный» биюләре белән танылган иде.

Миләүшә җырчы Әнвәр Нурналиевны аэропортта ук күреп алган. Бу турыда ул хисләренә бирелеп, социаль челтәрләрендә дә хәбәр итеп барган.

Уфага очар якка кузгалгач, «Башкирская домохозяйка» яраткан җырчысы янына килә.

Минем исемем Миләүшә. Мин блог алып барам.

 Белә-ә-ә-ә-м.

Әнвәр агай, концерттан кайтып барасызмы?

Концерттан. Мәскәүдә «Космос»та концерт куйдык. 2 көндә – 4 концерт. Көндез и кич.

«Сеп-севежи» килеш, «огурчик» кына концерттан кайтып бара (видео караучыларга вакыйганы аңлатып). Яшь күренәсез сез. Мин уйлаган идем артистлар буянып, матур итеп сәхнәгә чыга, дип.

Мин «на самом деле» матурмы?

Чын, чын, честное слово әйтәм: сез «ваще» яшь күренәсез.

 Вот, Миләүшә.

Ошыймы сезгә мондый тормыш?

 Минем яшәү рәвешем ул.

Пенсиягә җыенмыйсызмы?

Ю-у-у-у-у-ук!

Шушы урында очкычта пассажирларга урыннарына утырырга кушылды. Уңайсызрак сорау булдымы, Әнвәр Нургалиев транспортта тәртип бозмауны өстенрәк күрдеме, ул яңа танышына, ымлап кына, урынына таба баш какты.

Бу видеода шаккатырганы: Әнвәр Нургалиевның «пенсия» сүзенә реакциясе. «Ю-у-у-у-у-у-ук», – дип мөнәсәбәтен белдерде ул бу сүзгә. Искәртеп узыйк, Әнвәр Нургалиевка быел 28 гыйнварда 49 яшь тулды. Шуңа күрә, аңа пенсия турында сорау бирү дә бик үк урынлы ук булып чыкмаган. Артистның биографиясенә күз салсак, татар сәхнәсенә соң гына күтәрелсә дә, аңа кадәр дә Әнвәр Нургалиевның эшчәнлеге пенсиягә иртә китә торган һөнәрләр белән бәйле түгел, ул гомер буе җырлый. Гәрчә, 15 ел стажы булган кайбер артистлар (опера һәм балет театрлары артистлары, гимнастлар, акробатлар һ.б.) яшь вакытта ук пенсиягә китә алса да.

«Әнвәр Нургалиев пенсиягә җыенмый. Шуңа, аның иҗаты белән без әле озак ләззәтләнә алачакбыз», – дип нәтиҗә ясаган аның фанаты Миләүшә Шәйхелисламова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100