
Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев «Розалар» җырын тәкъдим итте. Җырчы яраткан чәчкәләрен күпләп бакчасында да үстерә, аларның нинди сорты гына юк!
Җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова иҗат иткән, ә көен Гүзәлия язган.
«Ак розалар бүләк иттем,
Бәхетең, дип, ак булсын.
Шатлыклардан, сөенечтән
Күңелеңә нур тулсын!
Ак розалар – сөю, сафлык,
Ак розалар – аклык, пакьлек,
Ак розалар – йөрәк гөле,
Ак розалар – сөям сине...»