Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Хәзер безнең балаларыбыз артты, Диананыкы һәм Фирзәтнеке өстәлде»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Хәзер безнең балаларыбыз артты, Диананыкы һәм Фирзәтнеке өстәлде»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә 2 улын берүзе үстерүче Фирзәт турында сөйләгән иде инде. Хәзер җырчы язылучыларына бу гаиләгә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Башкортстанның Әлшәй районы Әүрезтамак авылында яшәүче Фирзәнт Исмаиловның хатыны Маргарита балаларның берсенә 2,6 яшь, икенчесенә 1 яшь булганда ташлап чыгып китүе турында язган идек.

«Фирзәт минем авылдан. 4 ел элек Артем белән Артурны әниләре ташлап чыгып китте һәм хәзер кайдадыр Себердә яши. Бу балаларга кайчандыр Фирзәтне тәрбияләп үстергән әбисе – минем әниемнең дус кызы әни булды. 22 февральдә Тәнзилә апа вафат булды, аңа 86 яшь иде.

Акыллы малайлар. Аларны акрынлап аякка бастырырга ният. Тормыш иптәшем белән, бу балаларны ташламыйбыз, дип карар иттек. Хәзер балаларыбыз артты – Диананың балалары, менә хәзер Фирзәтның балаларына бергәләп ярдәм итәрбез, аларны аякка бастырырбыз. Бу егетләр зур кеше булырга, илебезнең сакчылары булырга тиеш. Барыбыз да ярдәм кулы сузсак, бездән дә яхшы кеше булмас иде. Болай мөрәҗәгать иткәнем юк иде. Әлбәттә, мин үзем дә булышам. Изгелек беркайчан да җирдә ятмас. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бик яхшы балалар, әтиләре дә тырыш, авырлыклардан курыкмый. Чит балалар булмый.

Ни өчен без мондый карарга килдекме? Чөнки сез безнең фаҗигагә битараф калмадыгыз, бөтен дөнья белән безгә ярдәм иттегегез һәм хәзер дә ярдәмнән ташламыйсыз», – дип сөйләде җырчы.

Әнисез калган балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Фирзәтнең апасының картасы: 2202206884805586 (Нагуманова Динара Ринатовна «на пожертвование» дип язарга).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100