Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев хатынына: «Синең белән бергә уздырган бер генә минутымны да кызганмыйм!»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев хатынына: «Синең белән бергә уздырган бер генә минутымны да кызганмыйм!»
социаль челтәрләр

Җырчы Әнвәр Нургалиевның тормыш иптәше Ирина белән гаилә корып яши башлаганына 25 ел тулган. Гаилә үзләренең көмеш туйларын бәйрәм итә.

«Моннан 25 ел элек, төгәлрәк әйткәндә, 1999 елның 19 августында, безнең мәхәббәтебез тарихы башланды. Синең белән бергә уздырган бер генә минутымны да кызганмыйм! Бу вакыт аралыгында нәрсә генә күрмәдек, бәлки, юләрлекләр дә булгандыр. Әмма беркайчан да арабызга начарлык кермәде. Балалар үстердек, алар өчен Иринама аерым рәхмәт!

Авырлыклар да булмады түгел. Ләкин алар безне чыныктырды. Безнең мәхәббәтебез ныгый гына барды.

Туй итәргә карар кылганда, безнең торыр урыныбыз да, эшебез дә юк иде. Ирина кибеттә сатучы булып эшли башлаган иде, ә мин институтта 3нче курста укыдым. Әле ул вакытта Россия буйлап айлык гастрольләрдә йөриячәгем төшемә дә керми иде.

Хәзер Иринамнан сорыйм: «Әти-әниең ничек сине миңа кияүгә бирергә ризалашты икән?» – дим. Минем бит бернәрсәм дә юк иде! Ирина көлә: «Әйтә алмыйм», – ди. Уйлап карасаң, кайда яшәячәячәгебез дә билгеле түгел иде бит. Мин кәләшемне кая алып кайтачагым турында уйлап та карамаганмын. Төрле почмакларда яшәргә туры килде, ләкин арабыздагы мәхәббәт суынмады.

Аллаһы Тәгаләмә сине минем тормыш иптәшем иткәне өчен рәхмәтлемен. Синең акыллы булуың, мине яратуың аша мин күп нәрсәләргә ирештем. Картайганчы бәхеттә яшәп, бер түшәктә картаерга язсын!» – дигән Әнвәр Нургалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100