Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев хатын-кызлар турында: «Алардан башка мин җырчы булмас идем»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев хатын-кызлар турында: «Алардан башка мин җырчы булмас идем»
Видеодан скриншот

«Әгәр эстрадада ул булмаса, аны һичшиксез уйлап табарга кирәк булыр иде. Юкса, шулкадәр күп хатын-кыз кемгә гашыйк булыр иде дә, зәмһәрир суыкларда кемнең концертына барып, язга, назга, мәхәббәткә төренеп кайтыр иде? Сез инде аңлагансыздыр, кунакта Әнвәр Нургалиев булыр» , – дип таныштырды Лилия Кадыйрова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының кунагы белән.

– Синең аудиторияң – хатын-кызлар. Әнвәр Нургалиевның яше барса да, залда утыручыларның саны кимеми, арта гына. Аларның яшьләре дә төрле. Ни өчен сине хатын-кызлар ярата? Уңыш сере нидә икән? – дип сорый Лилия Кадыйрова.

– Алар мине иҗатым өчен яраталар инде, ир-ат буларак түгел. Шулайрак дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, мин бөтен хатын-кызны яратам. Без 5 бала үстек, 2 абыем һәм 2 апам бар иде, хәзер инде абыем берәү генә. Мин күбрәк апалар белән үстем, бәлки, шуңадыр. Мин аларны янымдагы чәчкәләр кебек хис итәм. Алар арасында берсе бар, анысы минем үземнеке. Мин аларга сокланам. Минем өчен ямьсез хатын-кыз юк. Аларның һәрберсе үзенчә матур. Алардан башка мин җырчы булмас идем, – дип җавап бирә Әнвәр Нургалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100