Әнвәр Нургалиев беренче тапкыр нәшид җырлап караган. «Артык гаепләмәгез», – дип язган ул видео астына.
«Дуслар, изге Рамазан аенда изге уйлар белән мөселманча җыр (нәшид) яздырдык. Бу нәшиднең көен дустым Радик Яруллин, сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язды. Ничек сезгә?» – дип, тамашачысыннан бәя бирүне сораган ул.
«Сүз юк! Шәп!», «Бик матур җырлыйсың. Сиңа килешә», «Ничек матур», – дип канатландырган артистның иҗатын яратучылар.