Әнвәр Нургалиев һөнәрен «алыштырган». ЮХИДИ хезмәткәрләре формасын киеп алган җырчы шаян видео төшергән.
«Ниһаять, эшкә урнаштым. Күпме җырлап йөрергә була. «Балам, эшкә урнашасыңмы син, юкмы», – дип, әти мәрхүм мине эшкә урнаштырырга хыялланган иде. Ниһаять, акча эшли башлыйм. Таяк арткы утыргычта, кепка гына юк, «честь» биреп булмый», – дип көлгән ул.