news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев сак булырга чакыра

news_top
Әнвәр Нургалиев сак булырга чакыра
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә «игътибар» дип язылучыларына мөрәҗәгать иткән.

«Матурыма: «Әйдә, туган якка кайтып килик», - дим. Хатын урман ярата бит инде. «Әйдә урман аша», – ди. Мин: «Бөтенләй башка юл белән кайтыйк әле», – дим. Беләсезме нәрсә? Талпаннар көтүе белән йөри, чебен көтүе кебек. Машинага ябышып беттеләр, үлмиләр. Машина эчендә йөри башладылар. Әле ярый аларга каршы чара булган, машинаны шуның белән эшкәрттек.

Урманга чыксагыз, сак булыгыз! Бик куркыныч! Бу кадәрле талпанны яз көне дә күргәнем юк», – дип аптырап калган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар