Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев Раил Садриевта кунакта булган: «Безнең хакта язачаклар әле»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев Раил Садриевта кунакта булган: «Безнең хакта язачаклар әле»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Буада концерт белән булганда, Әнвәр Нургалиев Раил Садриев янына кунакка кереп чыккан.

«Картиналарын, китапханәсен барлый», – дип, ул Садриевның бүлмәсен күрсәтә. «Мондый кабинет берсендә дә юк», – дип тә куя.

«Раил абый, бик шат сине күрүгә. Татарыбызның сынмас кешеләренең берсе. Безнең хакта язачаклар әле. Горурланам синең белән», – ди ул, бүлмә хуҗасын иңнәреннән кочаклап.

Раил Садриев кунагына бакчасын, пыяла верандада үсеп утырган кыярларын күрсәтә, яңа уңыш белән сыйлый да.

«Буада булганда, һәрвакыт Раил абый Садриев белән күрешәм. Минем өчен ул – бөек шәхес, абый, чын татар, татарыбыз өчен янып яшәгән кеше. Буа драма театры төзелүгә, аның данын бөтен Россиягә таратуга зур өлеш керткән кеше. Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул күңелен төшерми: әсәрләр, картиналар яза, бакча белән шөгыльләнә.

2014-2015 елларда концертыма алып баручы итеп чакырган идем. Раил абый, булганың өчен рәхмәт. Син – чын шәхес», – дип яза ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 апрель 2025
    Исемсез
    Раилнең язмышы ничек булып бетте ул? һаман да театрга кайтып эшләргә рөхсәт юк микән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100