news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев мохтаҗларга бушка үзенең концерт киемнәрен тарата башлаган

news_top
Әнвәр Нургалиев мохтаҗларга бушка үзенең концерт киемнәрен тарата башлаган
"Татар-информ" архивы

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер-бер артлы игъланнар куя башлады.

Ул үзенең – сәхнә, улының чыгарылышта кигән костюмнарын мохтаҗ кешеләргә бушка бирүләре турында хәбәр итә. Пиджәк-чалбарларны нибары бер генә тапкыр кигәннәр икән. Шулай ук, бөтен киштәләре белән бергә укучы балалар өчен компьютер өстәлен дә кирәк кешегә бирәбез, ди җырчы. «Балаларын ялгыз тәрбияләп үстерүче әниләргә, ятимнәргә булса, яхшырак», – дип язып куйган Әнвәр әфәнде. 

Күрәсең, Нургалиевлар артык әйберләрдән арынырга ниятләгәннәр, шул ук вакытта кирәк кешеләргә менә дигән мөмкинлек тә тудыралар. Савабы булсын.

Фотолар: Әнвәр Нургалиевның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар