Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Мин шок халәтендә... Кайда икән бу адәм баласында намус дигән нәрсә?»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Мин шок халәтендә... Кайда икән бу адәм баласында намус дигән нәрсә?»
социаль челтәрләр

Блогер Диана Сәфәрованың үлемендә гаепләнеп, хөкем ителгән кеше җырчы Әнвәр Нургалиевны үзенә яла ягуда, намусын пычратуда гаепләп, гариза язган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә сөйли.

«Хәерле көн, дуслар. Әле Дианабызның эше төгәлләнмәгән икән, гәрчә, суд карары үз көченә керсә дә. Диананың үлемендә гаепле дип табылган Латыйпов миңа үпкәләп, үзенең яраткан кешесе котыртуы аркасында (алар аерылыштылар) яга ягуда һәм намусын пычратуда гаепләп, гариза язган. Мин: «Эчеп, руль уртына утырган кеше ул инде җинаятьче», – дип әйткән идем. Шул сүзләргә бәйләнәләр.

Мин аз гына шок халәтендә… Кайда икән бу адәм баласында намус дигән әйбер?! Кеше суд карары чыкканнан соң да үзенең гаебен танымый, монда нинди намус турында сүз бара ала?

Латыйпов әле дә өендә яши. Әнисе аны ашата, әйберләрен юа, чиста, йомшак урында йоклата. Ә минем сеңлем салкын җир астында ята, балалары әнисез үсә.

Хөкем карары чыгарганнан соң без бу темага инде әйләнеп кайтмабыз, дип уйлаган идем. Ләкин Латыйповның «циркы» дәвам итә», – дип язган ул.

Әнвәр Нургалиевның апасының кызы, блогер Диана Сәфәрова узган елның язында юл-транспорт һәләкәтенә очрап, вафат булды. Аның 3 баласы ятим калды.

Аның үлемендә гаепләнүче эшне сузып килде, 3 тапкыр адвокатын алыштырды.Күптән түгел генә аңа хөкем карары чыгарылды. Ул 7 елга колония-поселениегә җибәрелә һәм 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100