Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттаховага рәхмәтен белдергән

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттаховага рәхмәтен белдергән
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасына чагыштырмача соң килеп кергән Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге битенә яшь чакта Вәсилә Фәттахова һәм Айгөл Сагынбаева белән төшкән фотосын куйган.

«Менә шундый тарихи фото. Яшь чаклар…

Вәсилә Фәттахова беренче сольный концертларына мине чакырды. Ул вакытта аның гөрләп торган чагы, минем сәхнәдә тәүге адымнарым. Курка-курка ризалаштым. Иҗат юлы минем өчен җиңелдән булмады, шул вакытта «син булдырасың», дип әйтә иде Вәсилә. Рәхмәтем чиксез аңа», – дип язган хәзер тамашачыларның яраткан җырчысына әверелгән Әнвәр Нургалиев.

Җырчының сәхнәдә беренче адымнарын хәтерләүче тамашачылар да комментарий калдырган:

«Сезне сәхнәгә Вәсилә Фәттахова алып чыккан вакытларны яхшы хәтерлим. Ул сезне илһамландырган, урынлы киңәшләрен биргән, танылу юраган. Әнвәр, иҗади уңышлар сезгә. Вәсиләнең ышанычын аклавыңа ышанабыз»;

«Мин Вәсилә Фәттахованың безнең шәһәргә концерт белән килүен, анда Әнвәр Нургалиевның 2-3 җыр башкаруын яхшы хәтерлим. Дөресен әйтим, ул вакытта ул күңелне яулый алмады. Хәзер бөтенләй башкача кабул ителә. Күрәсең, һәркемнең үз вакыты».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100