Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диананың балаларына кагылышлы белдерү ясаган

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диананың балаларына кагылышлы белдерү ясаган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә вафат булган туганы Диана Сәфәрованың балаларына кагылышлы белдерү ясаган.

«Балаларны сорашасыз, алар Аллаһка шөкер, әйбәтләр. Апа белән жизни дә Аллаһка шөкер. Балалар әниләрен юксына, сүз дә юк...

Минем, апамның, барлык туганнарыбызның сезгә бер тәкъдиме бар, дуслар. Балаларны күрәсегез килгән очракта, Оксанадан (Диананың әтисе ягыннан туганы) яки миннән рөхсәт сорап кына килергә кирәк. Аның вакытын туры китерергә кирәк булыр. Теләсә кайсы вакытта килеп чыкмавыгызны сорар идек. Апа әле барыбер стресста.

Килгән очракта, балаларны фото-видеоларга төшерү тыела. Һәр теләгән кешенең килеп төшереп, аларны социаль челтәрләргә куюы килешеп бетми. Бу – бөтен нәселебезнең карары. Дөрес аңлагыз. Булышканыгыз, терәк булуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Хейтерлар, негатив язып та тормагыз. Минем сезгә иммунитет бар инде», – дигән Әнвәр Нургалиев. 

«Подписчиклары» да мәрхүмәнең якыннары фикере белән килешүләрен белдерә. 

«Бик дөрес сүзләр. Балалар цирк түгел бит ул. Әтисе, абый-апалары, әби-бабайлары күрсәтер, әгәр дә кирәк дип санасалар»;

«Дөрес! Хәзер күбесе балалар янына барам дип төшереп, «пәп» итешеп, үзләренә караулар җыя. Аны барган очракта төшерми калырга ярамаганмы? Рәйсә апага да тынычлык кирәк. Сабырлык сезгә. Балалар бәхетле булсын»;

«Акыллы карар. Диананың балаларын һәр үткән-барган төшергәнгә йөрәгем өзгәләнә иде. Безгә аларны сезнең күрсәтеп тору да бик җиткән. Диана да тынычланып калыр, төшемә бик моңсу булып кергән иде», – дип комментарийлар калдыралар. 

Диана Сәфәрова, 3 кечкенә баласын ятим итеп, 9 май төнендә Башкорстстанның Чишмә районында юл фаҗигасендә һәлак булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100