news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Кычкырасы, елыйсы килә»

news_top
Әнвәр Нургалиев: «Кычкырасы, елыйсы килә»
социаль челтәрләр

Уфада яшәп иҗат итүче җырчы Әнвәр Нургалиевның әти-әнисенең вафатын бик авыр кичерүе хакында күп тапкырлар сөйләгәне бар. Аның сүзләренчә, әлеге кайгылардан ул әле дә айнып җитә алмый. Бу көннәрдә җырчыга әнисе белән бәйле барлык хатирәләрне яңартырлык истәлекле видеоролик килеп төшкән. Анда Әнвәр Нургалиевның әнисе белән төшкән фотосын ясалма фәһем ярдәмендә җанландырганнар.

«Ясалма интеллект ясаган видеоны миңа җибәрделәр. Монда – безнең әни белән соңгы бәхетле көннәребез. 5 апрельдә ул вафат булды. Барысы да үзгәрде, бары тик кычкырасы һәм елыйсы килә. Әни җитми, аның: «Улым, кайчан кайтасың инде? Нигә шалтыратмыйсың?» – дигән сүзләре җитми. Кадерләгез һәм саклагыз ата-аналарыгызны», – дип уртаклашты кичерешләре белән Әнвәр Нургалиев шәхси блогында.

Әнвәр Нургалиевның әнисенең үлеме бик үкенечле булды. Аны коронавирустан вафат булды, дип фаразлап, махсус табутта җирләделәр. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп, әнинең каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип, махсус бер кеше янына да бармадым», – дип сөйләгән иде җырчы «Интертат»ка, бик борчылып.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 март 2025
    Исемсез
    Коронавируслары да фейк булып чыкты
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар