Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев кушаматы турында сөйләгән

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев кушаматы турында сөйләгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әнвәр Нургалиев «Электрогазета»га интервьюсында үзенең балачактагы кушаматы турында сөйләгән.

Җырчы Әлшәй районыннан, Раевка – район үзәге. Җырчы кечкенәдән җырлаганын, әтисенең һәм абыйсының инструментларда уйнаганын, җырлаганын, әнисенең дә җырлаганын сөйләгән. Җырчы үзе гитарада гына уйный икән. «90нчы елларда мин Юрий Шатунов, «Машина времени» җырларын фәкать русча гына җырладым. Чөнки мин 7 класска кадәр рус мәктәбендә укыдым, аннары татарныкына күчтем. Җәен безгә лагерьга килә торган Раевка кызлары мине «Юрик» дип йөртәләр иде. Без таңга кадәр утыра, гитарада уйный идек. Ул чаклар турында яхшы истәлекләр генә калды», – дигән ул.

Әнвәр Нургалиев яшь җырчыларга ярдәм иткәнен әйткән. «Мин гаҗәпләнәм: кайбер кешеләр киңәш бирергә, белгәннәре белән уртаклашырга курка сыман. Мин рәхәтләнем булышам – яшьләргә авыр икәнен беләм. Әгәр миннән «бу ничек булырга тиеш» дисәләр, мин һәрвакыт киңәш бирәм. Сез ничек популяр булдыгыз, диләр. Мин соң популярлаштым. Башкортстанда мин 30 ел сәхнәдә. Ә Башкортстаннан читтә мин 2016 елда Мәскәүдә генә концерт куйдым. Ә хәзер татарлар, башкортлар яшәгән күп шәһәрләрдә гастрольләр куям. Үзем нәрсәне үттем – аңлатырга тырышам. Кешегә яхшылык эшләсәң, чын күңеленнән рәхмәт әйтсә, миңа шул рәхәт. Безнең балачакта тимурчылык командалары бар иде. Үзебезгә эшләргә кирәк булса да, мин чит әбиләргә ярдәм итә идем. Кемгәдер булышсам, минем адымнарым да үзгәрә иде, мин рәхәтлектән, горурлыктан, үземнең мөһим кеше булуымнан иркенәеп йөрим. Шуңа күрә мин хәзер дә яшьләргә рәхәтләнеп булышам», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100