Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Күңелгә шулхәтле җиңел булып китте»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Күңелгә шулхәтле җиңел булып китте»
Салават Камалетдинов

Моннан ике ел элек язга кереп барганда, коронавирус дигән яңа чир әле бездә бөреләнеп кенә маташканда, Әнвәр Нургалиевның әнисе, имеш, шул чирне йоктырып мәрхүм булган икән, дигән хәбәр таралган иде. Ул чагында алар иң кадерле, газиз кешеләрен мөселман йолаларына туры китереп җирли дә алмады. Менә хәзер, ниһаять, кеше җыеп, тәртибен китереп, мәрхүмнәренә багышлап, аш уздырганнар, кабер ташы куйганнар.

«Адәм баласының өч туе була диләр. Бәбәй туе, никах туе һәм соңгы юлга озату.

Кызганыч, әниемнең соңгы туе булмаган иде. Алланың рәхмәте белән 27 июль көнне әниемә, әтиемә кабер ташы куйдык, Коръән ашы уздырдык.

Рәхмәт әйтәсем килә җимешемә тәмле ризыклар өчен, абый-апаларыма, дусларыма, авылдашларыма һәм Ислам хәзрәткә.

Кайчандыр язмышның усал ихтыяры аркасында без әниебезне теге дөньяга тиешенчә озата алмаган идек. 2020 елның 5 апрелендә ул безнең арабыздан тыныч кына китеп барды. Усал кешеләр әниебезгә беренче «ковидница» дигән ярлык тактылар (гәрчә, соңыннан анда бу авыру булмавы ачыкланды) һәм безгә аның кешечә күмәргә рөхсәт бирмәделәр.

Ходай ярдәме белән менә, ниһаять, таш куйдык, бөтен туганнарыбызны, дусларыбызны, әнинең иптәшләрен чакырып, Коръән ашы уздырдык. Бу көнне безнең белән булган һәрбарча кешегә зур рәхмәт.

Күңелгә шулхәтле җиңел булып китте. Әти-әни җитми... Саклагыз аларны, ешрак кайтып, хәлләрен белегез. Исегездә тотыгыз, җәннәт әти-әниләрнең аяк астында», – дип язган бүген Әнвәр әфәнде социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Бик зур эш эшләгәнсез... Теләкләрегез кабул булсын», «Изге эш! Урыннары җәннәттә булсын», «Шул чир аркасында күпме кешеләр китте, мәрхүмнәрне күмәргә дә кеше җыела алмады», «Ходай үзегезне зурласын, без – балалар аларны соңгы юлга кадерләп озатырга тиешбез», «Әти-әниегез сездән риза булып ятсыннар», – дип җылы сүзләрен ирештергәннәр җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100