news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев концертында бер оялчан, хисле егет сөйгәненә тәкъдим ясаган

news_top
Әнвәр Нургалиев концертында бер оялчан, хисле егет сөйгәненә тәкъдим ясаган
видеодан скриншот

Әнвәр Нургалиев концертында бер егет сөйгәненә тәкъдим ясаган. Ул очрашып йөргән кызына бер кочак чәчәк бәйләме һәм йөзек бүләк итеп, аның ризалыгын алган. Динарның сәхнә артында дулкынланып басып торганын да видеога төшергәннәр.

«Кичәге концертта булган вакыйга бүген дә күңелгә тынгылык бирми. «Яратканым» җырын башкарганнан соң, оялчан гына, әмма бик хисле егет сәхнәдә сөйгәненә тәкъдим ясады. Бу – бәхетле, дулкынландыргыч мизгел булды. Мондый мизгелләр тормышның кадере турында уйланырга мәҗбүр итә. Бер-береңә булган хисләрне яшермәскә, шатлык белән бүлешергә кирәклеген искәртә. Истәлекле вакыйгаларыгызны безнең белән бергәләп билгеләгәнегез өчен рәхмәт, тамашачыларым», – дип язган сторисларына Әнвәр Нургалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар