Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев концертына элекке барабанчысы килгән: «Аз түләгәнгә китте дип сөйләделәр»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев концертына элекке барабанчысы килгән: «Аз түләгәнгә китте дип сөйләделәр»
"Татар-информ" архивы

Әнвәр Нургалиевның Чаллыда узган концертына җырчының иң беренче барабанчысы, хәзер Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче Эльдар Мөхәммәтҗанов килгән. Әнвәр Нургалиев Эльдарны «тәрбиягә алган улым» дип, сәхнәгә чакырган, әлеге талантлы баранбанчының үз төркеменнән ни өчен киткәнен дә аңлатып биргән. 

«Эльдарның бездән китүе билгеле булгач, күп гайбәтләр таралды. Ул хәзер кайда гына уйнаса да, минем өчен – барыбер беренче барабанчым, беренче тапкыр миңа кастингка килгән, минем тамашачым яраткан һәм кабул иткән Эльдарик булып калачак. Эльдарның таланты башка артистларны да барабанчылар эзләргә мәҗбүр итте, бу һөнәр ияләренә карата кызыксыну уянды.

«Аз түләгән», «башкалар алып китте» ише гайбәтләргә килгәндә, болар барысы да – ялган. Эльдарның Стәрлетамакта үз барабанчылар әзерләү мәктәбе бар. Безнең белән даими гастрольләргә йөри алмаганга күрә, ул безгә Анастасияне тапты. Анастасия, минем хәзерге барабанчым – Эльдарның укучысы. Алар чиратлашып эшләргә тиеш иде. Тик Настяның әтисе мобилизациягә эләкте, ул моңа бик кайгырды. Ә Эльдар чын ир-атларча эшләде – яраткан эше булсынга, үзенең урынын Настяга бирде. 

Ноябрьдә Эльдар безнең белән гастрольләргә чыгарга тиеш иде. Соңрак аны Ришат командасына чакырдылар. 

Эльдарик, син – зур молодец. Барысы да яхшы булсын, алда сиңа зур үрләр яуларга язсын, улым», – дип, бик җылы итеп тәкъдим иткән аны Әнвәр Нургалиев тамашачысына. 

Настя исә үз урынын вакытлыча гына Эльдарга биреп торган. «Ут чыгарып» күрсәткән дә соң Эльдар. 

Видео биредә: 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100