Әнвәр Нургалиев концерты: җырчы плакатын үпкән ханым, мобилизацияләнгәннәр хөрмәтенә җыр
Әнвәр Нургалиев Казанга 4 көнлек концертлары белән килде. Залга кергәч, Татарстандагы берәр мәшһүр хатын-кызлар оешмасы җыелышына килеп кергән күк. Концерттан «Интертат» журналисты репортажы.
Әнвәр Нургалиев концертында хатыннары янында чуалып, бөтерелеп йөргән ир-атлар я көнче булу, я оешманың үзенә ышанмау сәбәпле килгән сакчылар кебек кенә. Әйе, бу – Әнвәр концерты. Алдамыйм, Актаныш кызы сүзе: җырчы төшкән плакатны үбеп басып тора иде бер апаң. Минем өчен бу – сәеррәк күренеш. Плакатын үбү – бер хәл, Әнвәрнең үзен күргәч, өстенә сикермәсә ярый инде? дип уйлап куйдым...
Концертта җырчының хатыны Ирина ханым да бар иде. Ул тамаша дәвамында диярлек сәхнә артында булды. Бары тик концерт ахырында, бер 3 җыр калганда, залга кереп утырды. Вәт чибәр Әнвәрнең хатыны, дидем. Һәм сокландым. Язып үткәнем дә бар иде кебек: артист хатынына сокланмыйча мөмкин түгел. Мин мәңге артист хатыны була алмас идем. Ирем 2 сәгатькә соңарып кайтса да, безнең өйдәге сөйләшү «допрос»ка охшап кала. Ә монда бит Әнвәр ничә йөз чакрымнарга чыгып китә. Алкышлар артист хатынына!
Журналист уйланулары
Ярый, концертның үзенә күчик. Әнвәргә, күзгә-күз карашып сөйләшкәндә, хөрмәт итеп, «абый» дип дәшәм. Язмада исеме белән генә атарга рөхсәт итегез.
Миңа зал башта никтер сүлпән кебек тоелды. Нигә кабынып китә алмыйлар икән, дип уйлап утырдым. Әнвәр, кулын күтәреп, залга мөрәҗәгать иткәч кенә, зал алкышлый башлый иде. Әллә атна ахыры булганга шулай булды ул, арып эшләгәннәр дә концертка килеп утырганнар. Хит булган «Соң дисең микән?» җырын халык яхшы кабул итте, әлбәттә. Аны җырчы үзе дә сизде булса кирәк, «концерт буена бу җырны гына башкарырга була, башта – гитарага, аннан соң клавишаларга» диде.
Тәнәфестән соң халыкның кәефе үзгәрде инде, сүз дә юк. Миндә бер тәкъдим бар: әйдәгез, тәнәфесне концерт программасын урталай бүлеп түгел, ә концертның башындарак оештырыйк. Артистка да рәхәт була, залдагылар да тизрәк «батыраеп» китә.
Концертны алып бару үзенчәлекле иде. Хәзер бөтен дөньясы диярлек дистанцион форматта бит инде. Алып баручылар – Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов – экраннан сәламләде залны. Юк, алып баручылар әйбәт, сүз юк. Безнең эстрадада иң алдынгылардан санала алар. Бер елны Әнвәрнең концертын ике Илгиз алып барган иде. Берсе – Хәсәншин, берсенең фамилиясен хәтерләмим, Чаллы егете инде ул. Кызыграк иде, яңа кешеләр, яңа төрле «подача». Ә монда – шулар ук. Гөлназны экраннан күргәч, «Музыкаль каймак» тапшыруын исемә төшердем. Кызык, сүз юк, тик мин киләсе сезоннарда башка алып баручыларны күрергә теләр идем. Казаннан ерактарак урнашкан төбәкләргә дә моңа кадәр танылмаган, беркайда да күренмәгән иҗади шәхесләрне алып барса, яхшы булыр иде. Яңа йөзләр кирәк. Мин аңлыйм, алар Гөлназ һәм Айрат кебек профессиональ булмас, бәлки, тик тәҗрибә туплап, эстрадада үз урыннарын булдыра алырлар иде, дим.
Айрат Ильясов концертның режиссеры икән. Афәрин, миңа программа ошады. Айрат үзен тапкан. Күптән инде ул төркем булмаса да, «Эссе» төркеменең солисты дип беләбез аны. Иҗат кешесе нәкъ менә мәдәният һәм сәнгать өчен яратылган булса, ул җырлавыннан туктаса да, барыбер сәхнәдән ерак китми. Монда да шул ул хәл. Айрат сәхнәнең, артист тормышының һәр ягын белә, шуңа күрә режиссура эшендә дә аның хезмәтләре уңышлы.
Концерт дәвамында, Әнвәрдән кала, игътибарымны җәлеп иткән артист – бәрмә уен коралларында уйнаучы Анастасия булды. «Браво!» – дип кычкырдым мин аңа, гәрчә залдан кычкырып утыруны артык хуплап бетермәсәм дә. Бирелеп уйный, башын селки дә селки. Төне буе башы авыртып чыккандыр балакаемның. Күпме энергия, күпме көч… Шушы кыз белән таныштыруы өчен Әнвәргә рәхмәт. Безнең татар халкы бу уен коралы белән бик кызыксынмый инде ул. Баян, клавиши һәм гитара – менә стандарт. Ә бәрмә уен кораллары концертка дәрәҗә өсти, дип уйлыйм мин. Әйе, «стандарт» татар халык уен коралы түгел ул. Тик бу концертның форматына ул бик туры килә.
Концерт ахырындарак Әнвәр музыкантлар һәм биючеләр белән таныштырганда, әллә махсус Анастасияне иң соңыннан игълан итте, әллә онытып җибәрде. Тик мин: «Ә теге кыз?!» – дип янымда утыручыга мөрәҗәгать иттем. Аны игълан итмәсә, кичермәс идем.
Әнвәрнең командасында, аңлавымча, күпчелек – рус егетләре һәм кызлары. Вячеслав, Аня, Коля... Ләйсән белән Миләүшә дә бар, әйе, тик руслар барыбер күбрәк кебек. Владислав исемле бас-гитарист керәшен түгел микән, дип уйлап куйдым. Рус булса, җырларның сүзләрен белеп, Әнвәргә кушылып җырлавы – прогресс. Әнвәр Нургалиев рус балаларын татарча җырларга өнди! Менә башисем!
Алга таба. Айгөл Рәхимова җырлады. «Тәки» күтәрелеп китә алмады инде ул. Үз концертын да куеп карады, югыйсә. Ул аның бик уңышлы түгел булды кебек. Аны онытканнар да инде. Регресс булган, димәк. «Солянка»ларда, «Татар җыры» сәхнәсендә җырлап йөргәндә популярлыгы бар иде аның. Ә хәзер ул бер төркемдә артист кына. Акча эшли. Матур инде, тагы да ябыккан. Күтәрелеп китәрме, юкмы – бер Аллаһ белә.
Аллаһ дигәннән, кайбер җырларның сүзләре экранда караоке форматында күрсәтелеп барды. Әйбәт. Хаталар бар иде. Кайбер татар сүзләре рус хәрефләре белән язылган. Анысы ашыгудан, игътибарсызлыктан киткәндер. Миндә дә булгалый андыйлар. Әмма «Ходай» сүзен зур хәрефтән язарга кирәк, абыйлар вә апалар.
Җырларның авторлары «гүпщем» әйтелмәде түгел, булды телгә алулар, тик барысы да әйтелде, дип истә калмаган.
«Озату» җыры
Махсус операция темасына кагылышлы җыр да булды. «Озату» җыры ул. «Син елмаеп озатып кал, ә мин елмаеп китәм…» – кызганыч һәм аяныч. Артык сүзләр кирәкми. Әнвәрнең апасының улы шунда хәзер. Аңа медаль биргәннәр икән. Концертта Әнвәр: «Медальләрең дә, акчалар да кирәкми, бары үзең исән-сау әйләнеп кайт, дибез», – диде. Аерым сөйләшкәндә, Әнвәрдән: «Кайбер җырчылар бу теманы күтәрми, халык ял итәргә килә, моңсуланмыйк, диләр. Син моңа ничек карыйсың?» – дип сорадым. Әнвәр: «Тамашачы барыбер онытмый, кемнеңдер – улы, кемнеңдер энесе шунда. Аннан соң бу җырым – мәхәббәт хисенең югалмавы хакында, ә махсус операция турында түгел», – диде.
Һәр көчле ир-ат артында тагы да көчлерәк хатын-кыз тора
Шул ук бер тапталган тема инде, бер «балык башы». Әнвәрне хатын-кызлар ярата. Гөлназ бу хакта узган ел «Татар җыры»нда да әйткән иде. Концертта исә хатын-кызларның Әнвәрне нинди «образларда күзаллап, хыялланып, хисләнеп» утыруларын әйттеләр. Янгын сүндерүче, боксер, коткаручы, полиция хезмәткәре!.. Бу блокта иң истә калганы – «резкий как кумыс, ровный как Караи боксер». Һәм иң мөһиме – татар. Мин булырмын инде шундый сүзләргә игътибар итеп утыручы. Татар белән башкорт һәрчак дус булсын!
Әнвәрнең тагын бер үзенчәлеге бар. Шушы аерылып торган якны күреп алуым йөземә елмаю китерде. Җыр бетә – Әнвәр кушымтаны акустик форматта тагы бер кабатлый. Сездә дә шулай идеме ул: мәктәптә укытучы башта җөмләнең сүзләрен аерым-аерым әйтә дә, аннан, тикшерү өчен, җөмләне тулаем кабатлый. Монда да шулай. Теге: менә мин җырладым, дөрес итеп исегездә калдырдыгыз микән, әйдәгез, тагын бер кабатлыйк әле, дигән кебек.
Концертта минем өчен яңа җырлар бар иде. Бу – бик яхшы. Айдар Галимовның концертына бер барган идем, иске җырларын яңарткан да шуларны җырлады да җырлады абый. Әнвәрнең кайбер яңа җырлары плей-листыма да «рәхим итте». Алар, бәлки, яңа да түгелдер инде, минем генә беренче ишетүемдер. Моңа кадәр ишетелгән җырлар да булды. «Рәхмәт сиңа улыбыз өчен, рәхмәт, җаным, кызыбыз өчен» – менә бу җыр минем өчен хит. Ялгышмасам, Ирина апаның туган көнендә җырлаган иде Әнвәр абый аны. Бәлки, ялгышамдыр да, гафу. Һәр ир-ат үз хатынына менә шулай рәхмәтле булсын иде.
Һәр көчле ир-ат артында тагы да көчлерәк хатын-кыз тора, дибез бит. Мин Әнвәр янына кереп, аның белән сөйләшкәндә бер сорау бирдем. Ирина апа безнең белән бер бүлмәдә иде. Әнвәр абый: «Хәзер концертларны да чагыштырмача бик күп куймыйм», – дигәч, мин: «Әллә җырлаудан туктарга исәбегез бармы? Ничә ел тагын җырларсыз икән?» – дидем. Әнвәр, әллә тыйнаклыгы белән, әллә чыннан да шулай уйлап: «5-7 ел», – диде.
Безнең сөйләшүне ишетеп, Ирина апа: «15 ел», – диде. Амин. Шул тиклем мөлаем, иренә ихластан ышанып торучы хатыны булганда, Әнвәр әле шушы 15 ел дәвамында, ә бәлки хәтта күбрәктер, үз тамашачысын шатландырачак. «Соң дисең микән?» җыры кебек үк популярлык казанган хитлары да тагы өстәлеп торыр әле. Амин!
Сүз уңаеннан, бүген – Әнвәр абыйның туган көне. Ихластан котлыйбыз, сәламәт рух, гаилә тынычлыгы телибез.