Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев концертларына Уфаның бер артисты да килмәгән

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев концертларына Уфаның бер артисты да килмәгән

Әнвәр Нургалиев Уфадагы артистларның бер-берсе концертларына йөрмәве хакында әйтеп, Татарстан артистларның үзара дустана мөнәсәбәттә булуына басым ясаган. Ул бу хакта «Туган тел» теленкалындагы «Сер итеп» тапшыруында сөйли.

«Без Казанда да концерт куябыз, Уфада да. Казандамы без, Түбән Камадамы, Әлмәттәме – һичшиксез берәрсе килә. Алар: «Әнвәр, билетың юкмы?» – дип тә сорап тормыйлар, баралар да алалар. Булмаса, каяндыр табалар. Бүген Уфада бишенче көн концерт. Биредә 4 көн буе бер артист булмады, бүген дә берәр Уфадагы артист концертыма килер дип уйламыйм.

Мин үсеш өчен кайгырам. Безнең эстраданың да үсүен, күтәрелүен теләр идем. Мине аларның килеп мактавы кирәкми. Үсәсе килгән кеше килә дә карый концертны. Алар, бәлки, башкаларга йөриләрдер, сүз дә юк, тик төрле артистларга йөрергә кирәк», – дип үз фикерен белдергән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100