Әнвәр Нургалиев көчле җыр яздырган: «Әткәйле балачагыма нигә соң кайтып булмый?»
Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа программасы өчен яздырган җырынан өзек белән бүлеште.
«Әткәйле балачагым» җырының сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Рамил Әсхәдуллин язган.
Яңа иҗат җимешен тыңлап караучылар «көчле җыр», «текә», «сүзләре искитмәле», «әтиләребезгә дога булып барып ирешсен» дип язып калдырганнар.
«Әткәй җырына кушылып
Чалгы тавышы чыңлый.
Әткәйле балачагыма
Нигә соң кайтып булмый?..»