news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев, Казанга килгәч, хастаханәгә эләккән

news_top
Әнвәр Нургалиев, Казанга килгәч, хастаханәгә эләккән
Фото: Әнвәр Нургалиев сәхифәсеннән

Җырчы Әнвәр Нургалиев, Казанга съемкаларга килгәч, хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә үзе әйтте.

«Эшләр буенча гына килгән идем, хастаханәгә кереп ятарга туры килде. Бер атна РКБда булдым. Тикшеренүләр уздым, һаман шул йөрәк белән йөрибез. Бүген, Аллаһка шөкер, чыгаралар инде», – диде артист.

Артист үзенең сторисларында да Казан табибларына рәхмәт әйтә. Шулай ук җырчы Казанда барлык табибларның татарча сөйләшүенә дә гаҗәпләнгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2025
    Исемсез
    30 август Азнакай стадионындагы концертны барып карадык. Артык күп җырламады, бик хисле җырлар да юк иде, Әниемнең туган көненнән башка. Табиблар сакланырга кушкандыр.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар