news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев Казандагы концертына Хәния Фәрхинең ирен һәм кызы белән киявен чакырган

news_top
Әнвәр Нургалиев Казандагы концертына Хәния Фәрхинең ирен һәм кызы белән киявен чакырган
Фото: "Татар-информ" архивы

Әнвәр Нургалиевның Казандагы концертлары дәвам итә. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә Хәния Фәрхинең ире Габделхәй абый, кызы Алсу, аның ире белән төшкән фото куйган.

«Һәр елны зур шәһәрләрдәге концертыма берәр шәхесебезне чакыра идем. Хәмдүнә апамы, Фән абыймы… Бу программада Хәния апа Фәрхигә багышлап җыр башкардым.

Алар – легендалар, бер-берсенә охшамаган үзенчәлекләре белән аерылып торалар иде. Хайп белән түгел, җыр белән данлыклы булдылар.

Бу юлы, кунак итеп, Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй абыйны, кызлары Алсу белән киявен чакырдым. Дөресен әйткәндә, аларны күргәч, күңелем тулып китте, Хәния апаны күргәндәй булдым», – дип хис-кичерешләре турында яза җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 февраль 2025
    Исемсез
    Өч тиенгэ ярамаган концерт
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар