news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Кайгылы хәбәр, күз яшьләре йөгерә...»

.

news_top
Әнвәр Нургалиев: «Кайгылы хәбәр, күз яшьләре йөгерә...»
Фото: Әнвәр Нургалиевның социаль челтәрдәге аккаунтыннан алынды

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайгылы хәбәр белән уртаклаша. Аның беренче укытучысы Махия Усман кызы вафат булган.

Махия апага 94 яшь иде. Минем өчен ул иң хөрмәтле, олы кеше булып калачак. Махия апа якты, бик укымышлы иде, аны бөтен кеше хөрмәт итте. Ул беренче булып миңа белем, музыка, кешелеклелек дөньясына ишекләр ачты. Безне кеше булырга өйрәтте. Аның: «Балалар, истә калдырыгыз: «я» хәрефе алфавитта иң соңгы урында», – дигән сүзләре гомерлеккә истә калды. «Җәмгыятькә файдалы булыгыз, Ватаныгызны кадерләгез», – дип өйрәтте. Әти-әнине ничек хөрмәт итәргә кирәклеген өйрәтте. Әдәбият дәресендә безгә әкиятләр сөйләгәнен тыңларга бик яраттым.

Бик кайгылы хәбәр, күз яшьләре йөгерә. Мин 1 нче сыйныфтан башлап, институтта укыткан барлык укытучыларымны хәтерлим диярлек, барысына да бик рәхмәтлемен. Өстәвенә, алар барысы да мине ярата иде.

2 нче сыйныфларда укыган вакыт булгандыр, Махия апа, өебезгә килеп, әти-әниемне мине Уфадагы музыка интернат-мәктәбенә җибәрергә үгетләде, әмма әнием баш тартты, минем янында булуымны тели иде. Мин балачагым өчен әнигә бик рәхмәтле.

Шунысы кызык: мин 1 атна элек кенә Махия апаның беренче укытучы гына түгел, әбием (Мәхмүзә нәнәй) ягыннан туган икәнен дә белдем.

Тыныч йокла, Махия апа. Урыннарың оҗмах бакчаларында булсын, – дип яза укучысы Әнвәр Нургалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар