news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Кабат очрашулар язмаган шул…»

news_top
Әнвәр Нургалиев: «Кабат очрашулар язмаган шул…»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайгылы хәбәр белән чыкты. Махсус хәрби операциягә озаткан фанаты Азамат яу кырында һәлак булган.

– Минем концертка килгән иде. Шунда аралашып киттек. Икенче көнне 7.30 сәгатьтә минем иҗатымны яратучы Азамат шалтыратты. «Абый, мине озата аласыңмы? 12 минуттан «Уфа-Арена» янында булам», – диде. Кешегә күп кирәкми бит. Мин килгәч, шатлыгының чиге булмады. «Егетләр, исән-сау булып, җиңү белән кайтыгыз!» – дип озатып калган идем.

Махсус хәрби операция зонасында булганда да хәбәрдә тордык. Кабат очрашулар язмаган шул… Бу – аның соңгы тапкыр ялга кайтуы булган. Әйе, туган да түгел, әмма йөрәк елый. Кайгылы хәбәр килгәч, күз яшьләрен тыя алмадым. Азамат, бәхил бул!

Урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар