news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев йөрәгенә тагын бер операция ясаткан

news_top
Әнвәр Нургалиев йөрәгенә тагын бер операция ясаткан
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Әнвәр Нургалиевка тагын йөрәгенә операция ясатырга туры килгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Хастаханәдә ятып чыгуына карамастан, җырчының гастрольләр графигында үзгәрешләр булмаган.

«Дуслар, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Себер, Чиләбе, Учалы якларында йөреп кайттык. Һәр тамашачыма аерым рәхмәтем һәм хөрмәтем. 18 шәһәр, 12 мең тамашачы, миллионлаган алкышлар һәм аңлатып бетермәслек хис-кчиерешләр.

Дөресен әйтергә кирәк, бу гастрольләр бер дә җиңелләрдән булмады. Барыйммы, юкмы, дип тә күп уйладым. Чөнки 17 сентябрь көнне Мәскәүдә йөрәгемә операция ясаттым. Тернәкләнү узарга тиеш идем. Әмма мин, иң шәп дәва – яраткан тамашачым белән бергә булу, дигән нәтиҗәгә килдем. Аллаһка шөкер, матур гына, уңышлы итеп йөреп кайттык. Ә хәзер яңа турга әзерләнәбез», – дип язды ул үзенең сәхифәсендә.

Җырчы узган ел шушы вакытларда йөрәгенә операция ясаткан иде инде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 октябрь 2025
    Исемсез
    Тернәкләнү узмыйча болай тәртипсезләнергә ярамый бит, йөрәк белән шаярмыйлар. Врачлар хезмәтенә дә ихтирам кирәк. Үлеп китсәң, бик тиз оныталар. Әнә Фидан агай Гафаров, Фәридә апай Кудашеваларны да сирәк искә алалар, һәйкәлләрен күрербезме-юкмы?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар