news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев иң яраткан һәм еш әйтә торган сүзе турында җыр яздырган

news_top

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев үзенең җанатарларына яңа музыкаль композициясен тәкъдим итте. «Шулай» җырының сүзләрен дә, көен дә музыкант, җырчы Алмаз Юныс иҗат иткән.

Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә билгеләп үткәнчә, әлеге җыр аның өчен аерым әһәмияткә ия. «Анда минем тормышымның бер өлеше, минем фикерләрем һәм хисләрем», – дип яза Әнвәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Шулай» - җыр исеме генә түгел, ә Әнвәр Нургалиевның иң яраткан һәм бик еш әйтә торган сүзе. Бу факт композицияне тагын да символик итә.

«Шулай» җырыбыз барлык музыкаль мәйданчыкларда дөнья күрде. Ул сезгә ошар дип өметләнәм! Рәхәтләнеп тыңлагыз, тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз һәм, әлбәттә, фикерләрегезне калдырыгыз», – дип мөрәҗәгать итә җырчы үзенең тамашачыларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар