Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан артистлары Фидан Гафаров турында: «Андыйлар 100 елга бер туа»

news_top_970_100
Башкортстан артистлары Фидан Гафаров турында: «Андыйлар 100 елга бер туа»
Фото: Әнвәр Нургалиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсенә Фидан ага Гафаров белән төшкән видеолар куйды.

«Фидан Сафич Гафаров! Фидан абый, ничек шулай инде… Бик зур югалту. Авыр, якын кеше китте. Ул үзе белән бер дәверне, изгелек дәверен, безнең совет балачагын алып китте. Бөек, легендар, искитмәле юмор хисе булган кеше. Андыйлар 100 елга бер туа. Фидан абый, тыныч йокла», – дип яза җырчы.

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә туганы – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан ага Гафаров белән горурлануын белдергән.

«Абыем, урының оҗмахта булсын! Син миңа һәрвакыт үрнәк булдың, әнкәем ягыннан туган булуың мине тагы да синең белән горурланырга өнди. Син – бөек артист!» – дип язган ул туганы турында һәм бергә гапләшеп утырган мизгелләрне искә алып, видео куйган.

Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова да Фидан ага Гафаров белән бергә җырлаган видеосын социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.

«Фидан абый! Йөрәгем елый, шулкадәр кыен. Хуш! Син мәңге безнең йөрәкләрдә», – дип яза ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 апрель 2025
    Исемсез
    Исэннэрнен кадерен бел , улгэннэрнен каберен бел!
  • 28 апрель 2025
    Исемсез
    Башкортлар башлы халык, Фидан агай Гафаровка тиз генә һәйкәл дә куярлар әле алар. Анда һәрчак чәчәкләр торыр дип күзаллана. 70нче елларда бөек артистны яп-яшь килеш күрдем мин Казанда хәзерге Тинчурин театры алдында, алар гастрольләргә килгәч. Бер төркем Өфе артистлары арасында иде ул, Бордовый костюмнан, узып баручылар барысы да аңа борылып карый, соклана иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100