Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев, елый-елый, әниләргә багышланган җыр яздырган

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев, елый-елый, әниләргә багышланган җыр яздырган
Фото: Әнвәр Нургалиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстанның халык артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев элек Сәгыйть Гыйбашев җырлаган «Әниемнең туган көне бүген» җырын яздырган. Җырчының күңеле дә тулган.

«Хәерле кичләр, дусларым. Һәр кешегә дә Әнисе кадерле. Минем әнием һәрвакыт куз алдымда көләч йөзле булып тора.1 гыйнварда аңа 84 яшь булыр иде. Бу җырны барлык әниләргә багышладык. Әлбәттә, Оскар Усманов белән Сәгыйть Гыйбашевтан рөхсәт алдык.

Елый-елый яздырдым. Кадерләгез, яратыгыз, зурлагыз әниләрегезне, алар һәркемдә дә берәү генә», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Әниемнең туган көне бүген» җырының авторлары – Зөфәр Хәйретдинов һәм Резедә Хәлилова.

Әнвәр башкаруында җырны тыңлаучылар «күңелләрне айкады», «минем яраткан җырым», «сез җырлагач, тыңлап туймаслык» дип язып калдырган.

Әнвәр Нургалиевның әнисе 2020 елның язында вафат булды. Ковидка бәйле чикләүләр булу сәбәпле, ул әнисен «адәмчә озатып та булмады» дип әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100