Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев Диананың балалары янына кайткан: «Әтиләре турында күп сорыйсыз....»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев Диананың балалары янына кайткан: «Әтиләре турында күп сорыйсыз....»
социаль челтәрләр

Әнвәр Нургалиев тормыш иптәше Ирина белән бергә мәрхүмә сеңлесе Диананың балалары янына кайткан.

Балаларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап килдек!

Нигә, ни өчен, нигә болай булды, кебек сораулар җибәрми – барысы да күз алдында. Балалар көннән-көн үсәләр, олыларга хас акыл бар үзләрендә.

Боларның барысы өчен дә апама рәхмәтле булырга кирәк. Бу фаҗигадән соң, Рәйсә апаның бер генә тапкыр да төшенкелеккә бирелгәнен күргәнем булмады. Ә бит 3 кечкенә баланы тәрбияләү бер дә җиңел түгел. Ул алар өчен әти дә, әни дә, әби дә.

Балаларның әтиләре турында күп сорыйсыз... Әйе, ул алар янына килеп йөри.

Язмышның шулай гаделсез булуы бик ямансу... Балаларның эчендә нинди уйлар барлыгын бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Аллаһ боерса, балалар үзләрен башкалардан ким хис итмәсеннәр өчен, барысын да эшләрбез. Хөрмәтле тыңлаучыларым, язылучыларым, онытмаганыгыз өчен сезгә дә бик зур рәхмәт, – дип, үзенең фикерләре белән уртаклаша ул социаль челтәрләрдә.

Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана 2023 елның язында юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның кызы Аишә, игезәк уллары Сәлмән белән Сәид ятим калды. Хәзер балаларны Диананың әти-әнисе тәрбияли. Әнвәр Нургалиев та даими ярдәм итә.

Диананың үлемендә гаепле дип табылган кешегә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләделәр. Әлеге кеше исерек килеш руль артына утырып, Диананың юлын кискән. Нәтиҗәдә, Диана баганага бәрелеп вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100