Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев Диананың балалары турында: «Әтиләре булыша, «әти» дип әйтә башладылар»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев Диананың балалары турында: «Әтиләре булыша, «әти» дип әйтә башладылар»
Фото социаль челтәрдән

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә Диананың игезәк уллары белән ял итү мизгелләрен күрсәтте. Җырчының бертуган апасының кызы Диана Сәфәрова 1 ай элек авариягә эләгеп һәлак булды. Ул 3 баланы ялгыз үстерүче ана иде.

Видеода күренгәнчә, балалар паркта машинада, атта да, понида да, аттракционнарда, көймәдә дә… Аннары алар батутта да сикерә. Малайлар ял итеп «арыган». Әнвәр Нургалиев малайларның берсен иңбашына утырткан. 

«Бүгенге көн балалар белән күңелле узды. Аиша килмәде. Кызганычка, кәефе бер дә юк. Малайларны безгә әтиләре алып килде, көне буе хыялланып мәш килдек. Әтиләренә рәхмәт, бик булыша, балалар «әти» дип эндәшә башлады. Аиша башта «юк әти» дип эндәшә иде.

Рәхмәт, дусларым, балаларның хәлен сорап торган өчен. Алар белән бар да яхшы. Сәид белән Салман әле дә берни белми, сагыналар, көтәләр. Әлегә ничек итеп әйтергә икәнлеген уйлыйбыз», – дип язган җырчы.

«Әнвәр, брат, әле дә син бар әле, синең туганнарың, әтиләре. Күзгә яшьләр килде. Балалар өчен күңелсез дә булып китә, куанып та куясың», – дип язучыга: «Тормыш ике бүленде – элек һәм хәзергә. Кыйммәтләр үзгәрде», – дип җавап язган җырчы.

«Аишакаебыз, бала, сабый. Бигрәк үзәк өзгеч. Онытылыр өчен азрак вакыт кирәк инде. Әни кирәк шул, әнине беркем алмаштыра алмый, әни җылысын...»;

«Балаларга әнисе турында әйтегез, озакка сузарга ярамый. Алайса, апасы яки чит кешеләр әйтәчәк»;

«Диана һәм аның балалары белән таныш булмасам да, бүген Аиша төшемә керде. «Миңа әни җитми», – диде дә бик каты елады. Тынычландырып булмады», – дип язучыларга: «Әйе, бик нык сагыналар», – дип язган мәрхүмәнең туганы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100