Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың әнисе аңа элегрәк ничек булышканын сөйләде

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың әнисе аңа элегрәк ничек булышканын сөйләде
Әнвәр Нургалиев аккаунтыннан

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзен тәрбияләп үстергән, «модный» киемнәр киендергән апасы белән фотога төшкән. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.

– Рәйсә апам балалар белән кунакка килде. Аиша Даша белән Оксана апасында!

Рәйсә апам бәләкәй чактан ук мине тәрбияләп үстерде, мул яшәмәдек. Апам – һөнәре буенча тегүче, мине гел «модный» итеп киендерә иде, үзе теккән джинсовкалар, бананлы чалбарлары, толстовкалар 1990 елларда бар иде.

Язмышы бик җиңелдән булмады, әмма ләкин бер дә зарланмады. Апам намазда. Намаз аркылы кайгыларын җиңелрәк кичерә, – дип язган Әнвәр Нургалиев.

Халык Әнвәр Нургалиевның апасына теләкләр язган: «Рәйсә Марваровнага сәламәтлек, озын гомер телибез. Диананың балаларын тәрбияләп, аякка бастырырга язсын», «Рәйсә Марваровнага рәхмәт! Безнең хөрмәт иткән кешебез. Диана аны танытты, ул безнең кумирыбыз булды. Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен», «Рәйсә ханымга, балаларга, сезгә Ходаем нык сәламәтлек бирсен. Диананы бик яратып карый идем, урыннары Фирдәвес җәннәтендә булсын», «Сабырлык телим. Искиткеч әни, дәү әни һәм хатын-кыз», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100