Әнвәр Нургалиев чит илдәге «чәйнәми торган» кешеләренең күңел халәтенә сокланган
Әнвәр Нургалиевның Төркиядәге ялы ахырына якынлашкан. Вакытын гаиләсе белән диңгез буенда уздырган җырчы чит ил халкының гел елмаеп торуына игътибар иткән. Фәлсәфи фикерләре белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша.
«Көтеп алган ялыбыз тәмамланды, дуслар. Диңгез матур, сүз дә юк. Нәрсә әйтәсем килә: чит ил кешеләре барысы да елмаеп йөриләр. Бер ачулы кешене дә очратканым юк. Белмим, эчке тойгылары ниндидер. Әмма тыштан барысы да ягымлы. Аларның берсенә дә сәясәт кирәкми, һәрберсе үз тормышы, үз язмышы белән яши. Безгә дә, иң беренче чиратта, үзебез, якыннарыбыз турында уйларга кирәктер ул», – дип сөйләгән ул.
«Диңгез буенда яшәүчеләр чыннан да игелеклерәк һәм бәхетлерәк, минемчә. Бәхетебез артсын өчен диңгез буена күченергә вакыт җиткәндер»;.
«6 ел Кипрда яшәп, үзебезнең тарафка бер начар караш, сүз ишеткәнем булмады. Бары хөрмәт, хәл белешү, елмаю гына тоям. Һәр кеше үз эше белән мәшгуль, кысылмыйлар, төртеп күрсәтмиләр, чәйнәмиләр, ярдәм итәргә генә торалар. Күп нәрсәгә өйрәнеп була алардан. Вакытны һәм энергияне юк-барга әрәм итмиләр, дөрес кулланалар. Туган якка кайткач, аэропортта ук күктән җиргә бер секунд эчендә төшерәләр»;
«Минем дә игътибар иткәнем бар. Аларның йөзләре көлә. Талчыккан йөз юк аларда», – дип, Әнвәр Нургалиев белән килешүләрен белдергән тамашачылары.
«Ә син «Россия» дип язылган кепка киеп кара әле», – дип төрттерүче дә булган.
«Безгә килегез, Кара диңгез яр буена. Дельфиннар, вино, таң атканчы биюләр, ай яктысында су коенулар, яхта», – дип кызыктырып, берәү җырчыны үз якларына кунакка да чакырып калган.