news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Чирләп ятканчы, ис килүе яхшырак»

news_top
Әнвәр Нургалиев: «Чирләп ятканчы, ис килүе яхшырак»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Бүген 50 яшен тутырган Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә сарымсак ашауның файдасы турында сөйләде. Ул сарымсак турында махсус видео төшергән.

«Бәләкәй чакта кетер-кетер ипи ашыйбыз, дип сөйләгән идем. Бу ипи дә бәләкәй чактагы кебек кетер-кетер килә, кыздырып бирелгән. Өстенә сарымсак сөртәм. Каберәүләр, сарымсак ашасаң, ис килә, диләр. Чирләп ятканчы, ис килүе яхшырак. Ул – антибиотик. Шуңа күрә ныграк ышкырга кирәк. Аш белән ашарга. Тәмле булсын. Ә исеннән курыкмагыз беркайчан да», – дип киңәш итә җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар