Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Бүген – әнисез калганга 4 ел...»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Бүген – әнисез калганга 4 ел...»
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булганга 4 ел вакыт узып киткән. Җырчы, якын кешесен искә алып, социаль челтәргә видео урнаштырган. 

«Бүген – әнисез калганга 4 ел. Гомерем буе сиңа Коръән укып, догалар укып яшәргә язсын, Аллаһы боерса. Бүген дә менә догалар укыттым, изге Рамазан аенда кабул булсын догаларым. Әмма күңел сыкрый һаман. Ничә яшьтә булсаң да, әти-әнисез калгач, ятимгә әйләнәсең икән. Бер генә үкенечем калды – әниемә «яратам сине, әнием» дип әйтә алмадым. Шуңа күрә, исәннәрнең кадерен бел, мәрхүмнәрнең каберен бел, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тыныч йокла, әнием», – дип язган җырчы. 

Әнвәр Нургалиевның әнисенең үлеме бик үкенечле булды. Аны коронавирустан вафат булды, дип фаразлап, махсус табутта җирләделәр. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп, әнинең каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип, махсус бер кеше янына да бармадым», – дип сөйләгән иде җырчы «Интертат»ка, бик борчылып. 

Бу темага язмалар:

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 апрель 2023
    Исемсез
    2020елда вафат булган әнкәсе, 3 кенә ел үтте.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100