Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Бу көн безнең өчен шатлыклы да, сагышлы да...»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Бу көн безнең өчен шатлыклы да, сагышлы да...»
социаль челтәрләр

Юл фаҗигасендә һәлак булган Башкортстан блогеры Диана Сәфәрованың кызы Аиша 2нче сыйныфка киткән. Блогерның туганы Әнвәр Нургалиев бу көннең үзләре өчен шатлыклы да, сагышлы да булуы турында яза.

«Аишабыз икенче сыйныфка китте. Янәшәсендә терәк булып гаиләсе – нәнәсе, якыннары, туганнары атлый. Барысы да яхшы булыр. Бар сабыйларга кызыклы һәм уңышлы уку елы телим», – дигән ул.

Җырчының язылучылары Аишаның моңсу гына карап торуын һәм бик тә әнисенә охшаган булуын билгеләп үткәннәр.

«И сабый, юлларыңа әниең фәрештәләр булып канат җәеп торсын», «Тамагыма төер торды… Балалар сау-сәламәт булсын», «Ничек әнисенә охшаган, чибәркәй», «Күптән түгел Диананы искә төшердем. Ничек җитми ул безгә. Ә балаларның хәлен күз алдына китерүе дә кыен. Кызчыгыбыз, бу кайгыларны күтәрешергә янәшәңдә бары тик яхшы кешеләр һәм вакыйгалар гына булып торсын», – дигән фикерләр бар.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100