Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев блогер Диана Сәфәрованың әнисе һәм балалары белән авылга кайтып килгән

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев блогер Диана Сәфәрованың әнисе һәм балалары белән авылга кайтып килгән

Әнвәр Нургалиев автоһәлакәттә гомере өзелгән туганы Диана Сәфәрованың гаиләсен ташламый. Ул аның балалары һәм әнисе белән авылга кайтып килгән. «Авылга кайтып барыш» дип исемләнгән видеода Диананың балалары, Әнвәр Нургалиев җырына кушылып җырлый-җырлый, машинада баралар.

Әнвәр Нургалиев авылда малайларны муенына атландырып төрле урыннарны күрсәтеп йөргән. Аннары чираттан алдына алып машинада йөрткән. Видео «Все пройдет: и печаль, и горе» дигән җыр юллары белән тәмамлана.

«Авылга кайтып килдек кичә, күңелле дә, күңелсез дә. Әкренләп тормышны җайга салырга, башкача булмый, без уйлаганча түгел тормыш, барысы да Аллаһыбыз кулында. Иң мөһиме: балалар бәхетле булырга тиеш. Вәгъдә иткәнчә, кайвакыт балаларны күрсәтәчәкмен, чөнки директта меңләгән үтенеч. Балаларга битараф булмаган өчен рәхмәт. 9 майдан соң хатыным белән безнең тормышыбыз төптән үзгәрде, приоритетлар алышынды, балалар болай да якын иде, әмма аларның Әниләре бар иде, хәзер тагын да якынрак булдылар. Әйе, әнине беркем алыштырмый, әмма без хәзер алар өчен җаваплы. Әлбәттә, балалар өчен төп рольдә – әбисе белән бабасы. Әтиләре Рабис читтә калмады, үз тормышын икенче планга күчерде, ул һәрвакыт безнең белән», – дип язган.

Җырчыдан: «Балалар әниләрен сорыймы?» – дип сораганнар. Ул кешене бик нык тәнкыйтьләгәннәр. «Әлбәттә, сорыйлар! Нигә андый сораулар бирәсез?»

Әнвәр Нургалиевны балаларны креслосыз йөртмәүдә гаепләгәннәр. «Без әкрен генә йөрибез», – дип җавап биргән җырчы.  

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 июнь 2023
    Исемсез
    СЕЗ БИК КИН КУНЕЛЛЕ КЕШЕ ШУЛ БАЛАЛАРНЫН УСЕП ЖИТКЭЧ СЕЗГЭ ДЭ РЭХИМ ШЭФКАТЕ ТИЯР ОЛЫГАЙГАН КЭНЕГЕЗДЭ СЕЗ ШУЛ ХЭТЛЕ МОЛОДЕЦТА ИКЕНЧЕ ЯКТАН ТЫРЫШТА БАЛАЛАР САУ СЭЛЭМЭТ БЭХЕТЛЕ БУЛСЫННАР СЕЗ ДЭНЬЯДАГЫ ИН ОЛЫ ЙЭРЭКЛЕ ЗАТ УНЫШЛАР СЕЗГЭ САУЛЫК СЭЛЭМЭТЛЕК СЕМЬЯ БЭХЕТЕ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100