news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Без ТМТВ ярдәмендә танылдык»

«Башкорт, татар телен үстерүгә күпчелек җырларыбыз, концертларыбыз булыша», – ди танылган җырчы.

news_top
Әнвәр Нургалиев: «Без ТМТВ ярдәмендә танылдык»

ТМТВ каналы премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Уфада узды. 32 җырчы премия сынына ия булды. Җырчылар һәммәсе ТМТВга күпләп рәхмәт әйттеләр. Әнвәр Нургалиев исә ТМТВ ярдәмендә танылуын да белдерде.

Мондый чараларда чыгыш ясау дулкынландыра. Безне «Барс медиа», ТМТВ танытты. Бу чара символик мәгънәгә дә ия, ике халыкны ныгыту өчен дә кирәк. Башкорт, татар телен үстерүгә күпчелек җырларыбыз, концертларыбыз булыша. Безнең җырларыбыз телне үстерүдә зур роль уйный, – диде атказанган җырчы.

Аның сүзләренә Илнат Фәрхуллин да кушылды. Аның ТМТВ премиясен Уфада гына түгел, башка төбәкләрдә дә күрәсе килә икән.

Уфага шәхси концертлар белән курка-курка гына бардым. Тулы зал белән каршы алдылар, тамашачысын бик яраттым. ТМТВ Уфада була дигәч, бик сөендем. Бүгенге көндә «Барс медиа», «Татар радиосы», ТМТВ бер-ике ай эчендә җырдан хит ясый. Бүтән бер радио-телевидение дә алай эшли алмый.

Башкортлар, татарлар Себердә, Уралда, Нижгарда, Әстерханда, Мәскәүдә дә бар. Әгәр ТМТВ премиясе һәр төбәктә үткәрелә башласа, бу бик шәп булыр иде,– дип уртаклашты премиягә лаек булган Илнат Фәрхуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар