news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев Азнакайдагы тамашачылары алдында гафу үтенгән

news_top
Әнвәр Нургалиев Азнакайдагы тамашачылары алдында гафу үтенгән
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән күңелсез хәл булган. Аңа 10 декабрьдә Азнакайда булачак концертын билгесез вакытка күчерергә туры килгән.

«Азнакайда концерт куярга җыенган идек. Каты салкын булу сәбәпле, машиналар кабынмады. Әле без ремонтлыйбыз, автобусның җылыткычлары да ватылды. Кызганычка, Азнакайда концерт булмый. Аны башка көнгә күчерәбез. Алдан хәбәр итәрбез. Бик күңелсез хәлләр... Гафу үтенәбез! Шулай килеп чыкты! Дөньяда төрле хәлләр була шул! Машиналарны ремонтлагач, Лениногорскига кузгалабыз, Аллаһ теләсә», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар