Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Диананың балалары бу юлы да концертыма килде, тик – әнисез»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Диананың балалары бу юлы да концертыма килде, тик – әнисез»
Фото социаль челтәрдән

Уфада Әнвәр Нургалиевның 9нчы концерты гөрләп узды, 29 майда 10нчы концерты көтелә.

«Тамашачым, зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Балаларыбыз Салман белән Сәид тә безнең белән, Аиша гына килмәде (Чишмәдә туганнан туган апалары белән калды). Малайлар традиция буенча концертыма килде, тик бу юлы – әнисез. Мең рәхмәт халкыма, безнең кайгыны уртаклашкан өчен. Дианага багышланган җырны бөтен тамашачы басып тыңлады. Без, туганнары, безнең сеңлебезне шулай яратуыгызны, хөрмәт итүегезне белмәдек тә», – дип язган җырчы социаль челтәрләге сәхифәсендә.

«Гомерләр бер генә» җырын нәкъ менә Диана хит ясады. Ул барыбызны да берләштерде», – дип язган җырчы яңа куйган видеосы астына.

...Барыбыз да кунак бу дөньяда.

Кемгә күпме язган:

Кем – соңрак, кем – алдан...

Барысы да язмышның кулында,

Барысы да Ходай кулында...

Комментарийларда кайгы уртаклашу һәм мәрхүмәне сагыну сүзләре язып калдырганнар.

Диана – Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы – юл фаҗигасендә һәлак булды. Башкортстандагы популяр блогерның сәхифәсен 80 меңнән артык кеше карап барган. Шулай ук ул авыру балаларга, махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм җыю белән шөгыльләнгән. Диана 3 баласын ялгызы гына үстерә иде. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Салман һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100