Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Апаларым белән мөнәсәбәтләр гел яхшы, ә абыйлар белән...»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Апаларым белән мөнәсәбәтләр гел яхшы, ә абыйлар белән...»
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Туган тел» телеканалында «Сер итеп» тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллина Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевтан бүгенге көндә туганнары белән мөнәсәбәтләре турында сораган.

Минем 2 абыем һәм 2 апам булды. Апалар белән гел яхшы мөнәсәбәттә булдык, абыйлар белән сикәлтәле булды. Нигә икәне аңлашылып та бетмәде. Бер абыем хәзер мәрхүм. Хәзер кайтарып булса, башкача эшләр идем, сөйләшер идем. Аның үз сәбәпләре булды. Әни һәрвакыт: «Алар дөрес булмаса да, балам, абыйларың бит, син беренче бар, син дәш», – дип әйтә иде. Миннән тормаган сәбәпләр булса да, мин дус яшәр идем. Хәзер бер абыем гына калды. Шулай ук төрле чак була.

Нигәдер, апалар белән минем мөнәсәбәтләрем әйбәтрәк. Нәрсәдән ул – мин аңлый алмыйм. Рәисә апамны да, Лилия апамны да якын итәм. Туганнарга беркайчан да ачу була алмый, сөйләшәсеңме-сөйләшмисеңме, ул барыбер күңелгә якын. Җан тартмаса, кан тарта. Ул күңелдә яши. Барыбер бердәм, бергә булырга кирәк. Нинди заманнарга килеп җиттек. Бер карында булган җаннар, мал дип, дөнья куып... Инәйләр рухы шат булсын өчен, ничек кенә булса да, туганнар белән тату яшәргә кирәк, – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100