Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Әнием белән сөйләшкәндәй булдым...»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев: «Әнием белән сөйләшкәндәй булдым...»
Салават Камалетдинов

Бу көннәрдә җырчы Әнвәр Нургалиев төркеме белән Саба районында концертлар куя икән. Шул концертларның берсендә җырчының бер тамашачысы, әбисеннән дип, Әнвәр әфәндегә хат тапшырган.

«Сабада беренче көн концертыбыз узды. Шунысы шатландыра: ел да килгән тугры тамашачым белән бу елны да күрешергә насыйп булды. Чиксез рәхмәтләребез сезгә.

Минем иҗатым белән кызыксынучы Ильмира сеңлемнең әбисе – Розалия апа миңа хат язып җибәргән. Сезнең белән дә бүлешергә булдым», – дип язган артист Телеграм каналында һәм виртуаль дусларына хатны укыган.

Бактың исә, җитмешнең теге ягына чыккан Розалия апа, оныгы Ильмира кебек үк, Әнвәр Нургалиев иҗатын бик ярата икән. Хатында да ул җырчыга соклануын белдергән, изге теләкләрен юллаган. Бик теләсә дә, концертка килә алмавы, чөнки сәламәтлеге шәптән түгеллеге турында язган булган. Җырчының исә бу хатны укып, күңеле тулган һәм икенче көнне инде инде ул Розалия ханым янына үзе барган.

«Хәерле көн, дусларым. Кичәге хатны укыганнан соң, Рузалия апага үзебез кунакка барып, хәлләрен белдек. Шул тиклем матур, ягымлы апа. Әнием белән сөйләшкәндәй булдым. Рәхмәт, Ильмира сеңлемә, 15 яшеннән бирле минем тугры «фанатка»м икән», – дип язган җырчы икенче көнне сәхифәсендә.

Розалия апа һәм аның гаиләсе белән эчкерсез, җылы әңгәмәнең бер өлешен Әнвәр Нургалиев Телеграм каналында да куйган.

«Әнвәр, өлкән кешенең күңелен күргәнегез өчен рәхмәт сезгә! Балалар кайтсалар да, сөйләшеп утыручы юк бит хәзер – телефонга кереп китәләр», «Шундый тыгыз графикта мондый күрешүләргә вакыт таба белгәч, афәрин!» «Ай, шәп булган!. Эх, безгә дә килсәң иде бер», «Яхшы гамәл, маладис», –  дип хуплаганнар җырчыны виртуаль дуслары.

Видеолар: Әнвәр Нургалиевның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100